ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына карата административ эш ачылган

17 май 2019, 15:19

Илмир Исхаков җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләп бирүдән баш тарткан.

(Чаллы, 17 май, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы прокуратурасы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы идарәсе башлыгы Илмир Исхаковка карата административ эш кузгаткан. Бу турыда күзәтчелек органында хәбәр иттеләр.

Башкарма комитетка җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм бирү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән “Мирас” ҖЧҖ директоры Илмир Исхаковтан зарланган. Исхаков участок буенча газүткәргеч узуга нигезләнеп, эшмәкәргә документ бирүдән баш тарткан. Хакимият вәкиле фикеренчә, бизнесмен “Газпром Трансгаз Казан” ҖЧҖнә килешү сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш булган.

Әмма прокуратура башкарма комитетның әлеге сәбәп буенча җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм бирүдән баш тарту хокукы булмавын ачыклаган, чөнки ул административ регламент белән каралмаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарә җитәкчесенә административ эш кузгатылган. Тикшерү материаллары Чаллы административ комиссиясенә җибәрелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10