ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Быел Республикакүләм ифтар уздыруда төрле дин вәкилләре дә ярдәм итә

17 май 2019, 15:00 , Фото: архив, Султан Исхаков

Быел Республикакүләм ифтар уздыруда төрле дин вәкилләре дә ярдәм итә "Кешеләр Рамазан аенда савап эшләргә тырыша", - дип аңлатты Радик Габдрахманов.
(Казан, 17 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикакүләм ифтарны уздыруда быел башка конфессия вәкилләре дә ярдәм итә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе вице-президенты Радик Габдрахманов хәбәр итте. 
 
"Һәркем төрлечә булыша. Кемдер азык-төлек белән, кемдер финанс яктан, кемдер оештыру буенча ярдәм күрсәтә. Елдан-ел булышучы компанияләр бер үк", - диде ул. 
 
Аның сүзләренчә, ифтар уздырырга ярдәм итүчеләр исемнәрен атамау яклы. Кешеләр Рамазан аенда савап эшләргә тырыша, дип аңлатты Радик Габдрахманов. 
 
Пресс-конференция о проведении 7-го Республиканского ифтара
 
РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе вице-президенты Республика ифтарын үткәрү өчен күпме акча тотылуын да яңгыратмауны кулай күрде. Һәр кешене ашату өчен якынча 500 сум тотылуы гына мәгълүм. Моннан тыш стадионны әзерләү, өстәл-урындыклар булдыру һ.б. чыгымнар да таләп ителә.  
  • Республика ифтары быел 25 майда "Казан-Арена" стадионында үтәчәк. Җиденче тапкыр оештырыла торган чарага  15 мең кеше чакырулы.  ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итүенчә, чарда 1 мең волонтер ярдәм итәчәк. Алар арасында 16 яшьтән алып, 79 яшькә кадәр кешеләр бар. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10