ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Республикакүләм ифтарны оештыручылар чараның югары дәрәҗәдә узачагын вәгъдә итте

17 май 2019, 14:35 , Фото: Рамиль Гали/архив

Республикакүләм ифтарны оештыручылар чараның югары дәрәҗәдә узачагын вәгъдә итте Быел җиденче тапкыр үткәреләчәк ифтарга 15 мең кеше килүе көтелә.
(Казан, 17 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). 25 май көнне "Казан-Арена" стадионында Республикакүләм ифтар югары дәрәҗәдә үткәреләчәк. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында стадионның генераль директоры Радик Миңнәхмәтов шулай дип белдерде. 
 
"Футбол уеннарына без һәрвакыт әзер. Республика ифтарына да күптәннән әзерлек бара. Без аны югары дәрәҗәдә үткәрергә тиеш", - диде стадион директоры. 
 
Быел җиденче тапкыр үткәреләчәк ифтарга 15 мең мөселман килүе көтелә. 
 
"Без ел саен яхшы бәяләмәләр ишетәбез. Җитәкчеләрдән алып, гади халыкка кадәр, төрле катлам кешеләре бергә, бер өстәл артында утырып ашаулары, намаз укулары күңелле. Бу безнең йөрәкләребезне берләштерә", - диде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. 
 
Алдагы елда 10 мең, быел 15 мең кешенең бергә җыелуы, киләчәктә республикада күп күләмле халыкка бергә җыелып, намаз укый алырлык урын булдыру ихтыяҗын күрсәтүен дә белдерде мөфти. 
 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10