ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Республика ифтарына билет алып керә алмаучылар өчен ланч-бокслар әзерләнәчәк

17 май 2019, 14:11 , Фото: Султан Исхаков

Республика ифтарына билет алып керә алмаучылар өчен ланч-бокслар әзерләнәчәк Пылау әзерләү өчен 1,3 тонна дөге, 15 мең кисәк чәкчәк, 600 кг конфет, 600 кг колбаса алынган.
(Казан, 17 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). 25 май көнне "Казан-Арена" стадионында узачак республикакүләм ифтарга билет белән керә алмаучылар өчен бер мең ланч-бокс әзерләнәчәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында билгеле булды. 
 
"Узган ел билетсыз килүчеләргә 250 ланч-бокс әзерләнде, әмма алар барысы да таралып бетмәгән",  - диде ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова. Аның сүзләренчә, стадионга кергәндә кунакларга бүләк тә бирәчәкләр. 
 
Ифтарда меню быел да, узган елдагыдан бик аерылмаячак. Кунаклар өчен хөрмә, җиләк-җимеш, яшелчәләр, чәкчәк, баллы ризыклар, су, соклар, конфетлар, ит ризыклары әзерләнәчәк. Шулай ук пылау пешерү ниятләнә. 
 
"Безнең максат пылауларны җылы килеш өстәлгә китерү. Пылау азык-төлек департаментында әзерләнеп, суынган очракта, "Казан-Арена" стадионында җылытылачак", - диде "Казан-Арена" директоры Радик Миңнәхмәтов. 
 
Пылау әзерләү өчен барлыгы 1,3 тонна дөге әзерләгәннәр. Шулай ук 15 мең кисәк чәкчәк, 600 кг конфет, 600 кг колбаса алынган. Моннан тыш, 15 мең өчпочмак, 15 мең бөккән, 850 кг алма, 700 кг груша, 750 кг әфлисун һ.б. ризыклар әзер. 
 
"Ризык - чараның асылы түгел. Без бер-беребез белән очрашырга, намаз укырга киләбез. Кемдер ел дәвамында дусты белән очраша алмый һәм бу ифтарда күрешергә мөмкин", - диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10