ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөхәммәтшин кызыктыргыч башисем артыннан гына куган журналистларны тәнкыйтьләде

17 май 2019, 13:41 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Мөхәммәтшин кызыктыргыч башисем артыннан гына куган журналистларны тәнкыйтьләде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иделдә суы саегу мәсьәләсенә журналистларның соңлап кына игътибар бирүләрен шелтәләп искә алды.

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан матбугаты көне уңаеннан очрашуда  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кызыктырырлык башисемнәр артыннан гына куучы журналистларны тәнкыйтьләде. Ул актуаль мәсьәләләргә вакытында игътибар бирергә киңәш итте. «Трендта, темада булырга, республика тормышы белән яшәргә кирәк», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Мәсәлән, Иделнең суы саегу, коруы белән бәйле вазгыять. Барлык челтәрләрдә дистәләгән фото куеп, кулланучылар шөбһә таратты. Ә зур басмаларда бу сорау Татарстан Президентының Россиянең экология министрына хатыннан соң һәм Дәүләт Советы Президиумында яңгырагач кына күтәрелде. Бу уңайдан борчылулар, бу проблемага кушылу күзәтелде. Аңа кадәр тынычлык, беркем язмады», – дип шелтәләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе аудитория артыннан куып, абруйлы басмалар да фактларны тикшермәвен әйтте. «Кызыклы башисемнәр, ләкин эчтәлеге соры. Без моны матбугатта күрәбез. Башисеме, фотографиясе дә игътибарны җәлеп итә, ә эчтәлеге сай», - диде. Моның нәтиҗәсе буларак, ММЧга ышаныч кимүен, һөнәрнең абруе югалуын билгеләп узды.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистика яңалыкка монополияне югалтуын искәртте. «Интернет, заманча гаджетлар, социаль челтәрләр… Һәркем диярлек медиа киңлегенә үтеп керә. Ньюс-медиа – мессенджерлар, Инста һәм башка блогерлар җәмәгатьчелек фикеренә тәэсир итә. Ә мәгълүматлары өчен җаваплылык аларда юк», - диде.

Бу нисбәттән федераль законнар кабул ителгәнен, аларның цензурага юнәлдерелмәгәнен, ләкин аларның укучылар фикеренә тәэсир итүчеләр, коткы таратучыларның җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгәнен әйтте. Мөхәммәтшин Татарстан журналистлары башка төбәкләрдәге журналистлардан бәхетлерәк булуын искәртте. «Алар нәрсә язарга белми», - диде һәм төрле темаларны киңрәк яктыртырга киңәш итте.

«Сез елъязмачылар, зур тарихны йөртүчеләр. Аны сейфларыгызда сакламагыз, укучыларыгыз хөкеменә җиткерегез. Горурланып сөйләрлек нәрсәләр күп. Үз язмаларыгызның геройларына да гуманистик карашта булыгыз», - диде. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, ТАССРның 100 еллык юбилее, Театр елы һәм башка темаларга актив язарга өндәде. Шулай ук, ММЧ җитәкчеләре һәм вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10