ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тубыл татарлары Ватан сугышы корбаннарына багышланган Коръән ашына җыелган

17 май 2019, 13:22

Коръән ашыннан соң мәктәп укучылары концерт күрсәткән.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Тубыл шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе шәһәрнең 15нче мәктәбе белән бергә Бөек Ватан сугышы корбаннарына багышлап Коръән ашы үткәргән. Фәннүр хәзрәт Казыймов яу кырларыннан кайтмый калган якташлар, туган якка кайтып мәрхүм булган сугыш ветераннары рухына багышлап, Коръән сүрәләрен укыган. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

"Табын тирәсендә яулыкларын бөркәнеп утырган әбиләрнең, түбәтәйле бабайларның күзләре сагышлы, уйлары үткән, әтисез үскән, ятимлекне күргән балачак елларына алып барды. Сагышлы, утлы елларда туган буын вәкилләре – ветеран укытучыларны, язмышларын укытучы хезмәте белән бәйләгән тыл ветераннарын автономия рәисе Сәет Хисмәтуллин Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады", диелгән хәбәрдә.

”Ветераннарыбызның саны елдан-ел азая. Бүгенге Коръән ашына тыл ветераннарының күпчелеге килә алмады. Сезгә килүегезгә рәхмәтлебез. Арабызда тыл ветераннары, ветеран укытучылар, сугыш чорында туган, әтиләрен күрмәгән, бер генә мәртәбә “әти” дип әйтә алмаучылар һәм башка кунаклар да бар. Аларга сәламәтлек, озын гомер телибез”, - дигән автономия рәисе урынбасары Нурилә Шамратова.

Фәннүр хәзрәт һәм кунаклар дога кылганнан соң, милли ризыклар куелган табын артында мәрхүм ветераннарны, күп еллар мәктәп директоры вазифасын башкарган сугыш ветераны, орден-медальләр белән бүләкләнгән Камал абый Моратовны, сугышта булган укучы, укытучыларны искә алган.

Коръән ашыннан соң, 15 нче мәктәп укучылары концерт күрсәткән.

"Тубыл шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе Коръән ашларын үткәрүне традициягә кертте. Кичәдә кунаклар моңсу хатирәләре белән уртаклашып, аралашып, илгә тынычлык теләделәр. Үз күзләре белән ачлык-ялангачлыкны күргән, уртак язмышлы кадерле кунакларга мәктәп укучылары да җылы теләкләрен юллап, җырлар башкардылар", дип яза Римма Умитбаева. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10