ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Чиләбе өлкәсендә татар балалары өчен лагерь оештырыла

17 май 2019, 12:05

"Йолдызлык" этномәдәни сәламәтләндерү лагерында ял итүчеләр белән Татарстаннан килгән әйдаманнар эшләячәк.
(Казан, 17 май, "Татар-информ"). 2-11 август көннәрендә Чиләбе өлкәсендә татар балалары өчен лагерь оештырылачак. Бу хакта өлкәнең Татар конгрессы хәбәр итә. 
 
"Йолдызлык" этномәдәни сәламәтләндерү лагерында ял итүчеләр белән Татарстаннан килгән әйдаманнар эшләячәк. 
 
"Балалар татар мохитендә үз милләтенең гореф-гадәтләре һәм йолалары хакында күбрәк белә алачак, татар әкиятләре белән танышачак. Шулай ук, татар халык ашларын авыз итеп, мавыктыргыч мастер-классларда катнашу мөмкинлеге дә булачак. Программада спорт ярышлары, иҗади дәресләр дә каралган", диелгән бу хәбәрдә.
 
Лагерьга бару өчен гаризалар 1 июньгә кадәр кабул ителә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10