ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Казан” аэропортының яңа генераль директоры итеп Сергей Романцов билгеләнде

17 май 2019, 11:42

Менеджер алдан ун ел “Бигеш” аэропорты белән җитәкчелек иткән.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). “Казан” халыкара аэропорты АҖ генераль директоры итеп Сергей Романцов билгеләнде. Ул бу вазифада Алексей Старостинны алмаштырды. Бу хакта Татарстан башкаласының аэропорт матбугат хезмәте хәбәр итә.

Романцов яңа вазифага 16 майда кереште. Аның өчен өстенлекле бурычлар арасында – аэропортның операцион нәтиҗәлелеген алга таба арттыру, илнең әйдәп баручы аэропортларының берсе буларак аэропортның һәм аның инфраструктурасын үстерү, дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сергей Романцов 26 ел авиация тармагында эшли, шул исәптән 20 елдан артык – идарә итү вазифаларында. 2009 елдан ул “Бигеш” аэропорты ААҖ генераль директоры вазифаларын башкаручы, Ә 2012 елдан аның генераль директоры була.

Алексей Старостин “Казан” халыкара аэропорты белән 2008 елдан бирле җитәкчелек итте, ягъни 11 ел. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова мәгълүматларына караганда, аңа башка эшкә күчәргә тәкъдим ителгән.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы “Казан” аэропорты Skytrax бәяләве буенча елга 5 миллион кешегә кадәр пассажир агымы булган дөньяның иң яхшы 10 аэропорты исемлегенә кергән дип хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10