ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Бөгелмә Халык театры Тобольскида һәм Төмәндә бушлай спектакльләр куя

17 май 2019, 11:36

Тамашачыларга Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән икешәр спектакль тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Бүген, 17 май көнне Бөгелмә Халык театры Тобольскида бушлай ике спектакль күрсәтәчәк. Бу хакта "Тюменская линия" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 
 
Тамашачыларга Туфан Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" һәм "Гаиләм - бәхет бишегем" спектакльләре тәкъдим ителәчәк. 
 
"Театр тамашачылар хозурына ике спектакль тәкъдим итәчәк. Алар озын түгел, берәр сәгать чамасы. Тамашалар арасында 15 минутлык тәнәфес каралган", - дигән агентлык хәбәрчесенә спектакльләрнең режиссеры Ринат Гарифуллин. 
 
19 майда спектакльләрне Төмән тамашачысына күрсәтү планлаштырыла. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10