ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәү өлкәсе Сабан туенда берьюлы өч юбилейны бәйрәм итәчәкләр

17 май 2019, 11:16

Милли бәйрәмне оештыруда Татарстанның Лаеш районы ярдәм күрсәтәчәк.
(Казан, 17 май, "Татар-информ"). 15 июнь көнне Щелково паркында узачак Мәскәү өлкәсе Сабан туе берьюлы өч юбилейга багышланачак. Быел бәйрәм 19нчы тапкыр оештырыла. Бу хакта Мәскәү өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Милли бәйрәмдә Мәскәү өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе оешуга 20 ел, Мәскәү өлкәсе оешуга 90 ел һәм Щелково районына 90 елны билгеләп үтәчәкләр. 
 
Мәскәү өлкәсендә Сабан туен оештыруда Татарстанның Лаеш районы хакимияте ярдәм күрсәтәчәк. Җитәкчелек апрель аенда ук Сабан туе узачак мәйдан белән танышкан. 
 
Бәйрәмнең мәдәни программасын да алдан ук әзерли башлаганнар. Балалар арасында "Сабан туе бәйрәме" рәсемнәр конкурсы уздырылган. Җиңүчеләргә бүләкләр әзерләнгән.
 
10 июньдә исә көрәшчеләр өчен мастер-класс уздырылачак. Шулай ук түгәрәк өстәл оештыру, "Сөембикә" музыкаль-шигъри увертюрасын тәкъдим итү, Сабан туена багышланган рәсемнәр күргәзмәсен ачу ниятләнелә. 
 
15 июньдә исә Лаеш үзшчәннәре концертын тамаша кылырга мөкин булачак, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10