ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Питрәч районында югалган инвалид яшүсмерне эте белән эзләгән кеше тапкан

17 май 2019, 11:53

Егетне эзләүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция хезмәткәрләре, Казан эзләнү отрядлары волонтерлары һ.б. катнашкан.

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Питрәч районында югалган 18 яшьлек егетне өеннән ерак түгел генә бер ир-ат тапкан. Бу хакта социаль челтәрләрдә «Эзләнү үзәге» волонтерлары хәбәр итте.

«Эзләүдә катнашкан ир-ат үзенең эте ярдәме белән яшүсмерне йорт янында, чокыр артында тапкан. Эт югалган кешене белгән. Мөгаен яшүсмерне эзләп табуда бу да роль уйнагандыр», - дип хәбәр итте волонтерлар социаль челтәрләрдә.

Яшүсмернең туганнары аның югалуы турында иртән хәбәр иткән. Егетне эзләүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре, Казан эзләү отрядлары волонтерлары, туганнары һәм җирле халык катнашты. Егетне 16.00 сәгатьтә тапканнар.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы егетнең 15 майда «Тверетиновка» бакчачылык ширкәтеннән чыгып китүе турында хәбәр иткән иде. Эзтабарлар мәгълүматларына караганда, яшүсмер сәламәтлеге буенча медицина ярдәменә мохтаҗ булырга мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10