ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөхәммәтшин волейболга кызыксынуны арттыруда мәгълүмат чаралары ярдәмен сорады

17 май 2019, 11:11 , Фото: Рамиль Гали/архив

Мөхәммәтшин волейболга кызыксынуны арттыруда мәгълүмат чаралары ярдәмен сорады «Волейбол – иң итагатьле, арзан спорт төре», - диде Татарстан парламенты рәисе.

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен волейбол спорт төренә кызыксынуны арттыру юнәлешендә эшләүләрен сорады. Бу хакта ул парламентта якынлашып килүче Татарстан матбугаты көне уңаеннан массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашуда әйтте.

«Волейбол федерациясе президенты буларак әйтәм, без Мәктәп волейбол лигасы дигән яңа проект ачтык», - диде Фәрит Мөхәммәтшин, тик моңа матбугатта игътибар аз булганын белдерде. Хәзер бөтен республикада мәктәпләрдә волейболны кертү юнәлешендә эш башкарылганын әйтте.

«Волейбол – иң итагатьле, арзан спорт төре. Ике Камаз ком, ятьмә кирәк. Бернинди кыйбатлы аммуниция кирәкми. Район газеталары баш мөхәррирләре, бу проектка сездә нинди кайтаваз булды? Күтәрегез бу теманы, яхшы тема бит бу. Сез күп кенә гаиләләрдә балаларны айфоннан тартып алырга булышачаксыз бит», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10