ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә татар рәссамнарының күргәзмәсе ачылды

17 май 2019, 10:34 , Фото: пресс-служба "Штаба татар Москвы"

Мәскәүдә татар рәссамнарының күргәзмәсе ачылды Күргәзмәдә рус һәм татар рәссамнары, танылган осталар һәм яшь кул осталары катнаша.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Мәскәүнең Милләтләр йортында “Җир чәчәкләре. Матурлык һәм аңлылык” күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәне Россия Рәссамнар берлеге белән бергә Мәскәүнең “Туган тел” татар мәдәнияте җәмгыяте оештырды. Бу турыда Мәскәү татарлары Штабы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Җир чәчәкләре. Матурлык һәм аңлылык” күргәзмәсе күмәк булды, анда рус һәм татар рәссамнары, танылган осталар һәм яшь кул осталары катнаша.

Алар арасында Татарстанның халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясе әгъзасы Ильяс Айдаров, Россиянең атказанган рәссамы, профессор Андрей Дубов, Россиянең атказанган рәссамы Марат Кадышев, А.Н.Косыгин исемендәге Россия дәүләт университетының Дизайн институты профессоры Илдар Мостафин һәм башкалар бар.

“Һәр рәссамның теманы үз күзаллавы, үз стиле, үз алымы бар”, – диде чыганак.

Күргәзмәнең максаты - тамашачы белән рәсем сәнгате телендә чәчәкләрнең матурлыгы турында гына түгел, ә Җирнең матурлыгы, табигатьнең матурлыгы, кешенең эчке дөньясы, мөнәсәбәтләр һәм мәхәббәт турында да сөйләшү.

Күргәзмәне тәкъдим итү кысаларында “Идел” татар җыры ансамбленең бәйрәм чыгышы узды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10