ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Түбән Новгород авылларында "Мулла" фильмы күрсәтелә

17 май 2019, 10:38

Татарстанда төшерелгән кинокартинаны өч авыл Мәдәният йортларында тамаша кылырга мөмкин.
(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Бүген Түбән Новгород өлкәсенең Олы Рбишча авылында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча төшерелгән "Мулла" фильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта социаль челтәрдәге "Без Сергач якларыннан" төркеме хәбәр итә. 
 
Кичә, 16 майда фильмны Сергач халкы тамаша кылган. Иртәгә, 18 майда, "Мулла" кинокартинасын Уразавыл тамашачысына тәкъдим итәчәкләр. 
 
  • Тулы метражлы нәфис фильм татар телендә, русча субтитрлар белән эшләнгән. Ул Туфан Миңнуллин әсәре буенча Татарстанда төшерелгән. "Мулла"да рольләрнең берсен танылган артист Марат Бәшәров башкара. Режиссеры - Рамил Фазлыев. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10