ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Самарада ветераннар "Яктылык" мәктәбе укучылары белән очрашты

17 май 2019, 07:49 , Фото: tatar-congress.org

Самарада ветераннар Укучылар өчен сугыш ветераннары белән очрашу тарих һәм әхлак дәресе булып тора.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш балаларын кабул итү матур традициягә әверелде. Менә быел да Җиңү көне алдыннан очрашу дулкынландыргыч һәм күңелле үтте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара кысаларында кунаклар мәктәп укучылары катнашында бәйрәм концертын карадылар. Патриотик җырлар яңгырады, милли биюләр күрсәтелде. Балалар зур горурлык белән сугыш, Бөек Җиңү турында шигырьләр укыдылар. Укучылар өчен сугыш ветераннары белән очрашу тарих һәм әхлак дәресе булып тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10