ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда «Камаз» үзенең машинасы янында туктап торган ир-атны бәрдергән

17 май 2019, 07:26

35 яшьлек «Лада» автомобиле йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлә.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстанда «Камаз» машинасы трассада туктап калган җиңел машина йөртүчесен бәрдергән, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

11.38 сәгатьтә Чистай районында Казан-Оренбург трассасының 96нчы чакрымында «КамАЗ»ның 34 яшьлек йөртүчесе каршыга килгән машинага юл биреп, трассада машинасы янында басып торган ирне бәрдерә.

«Лада» машинасы янында басып торган 35 яшьлек ир-ат юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы ачыклана: ул юл кырыенда түгел, ә өлешчә машиналар йөрү өлешендә туктаган булган.

Зыян күргән ир-атны хастаханәгә озаталар, анда ул алган җәрәхәтләрдән вафат була. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10