ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Минзәләнең хореография коллективы халыкара фестивальдә бүләкләнде

17 май 2019, 05:00 , Фото: menzela.ru/

Минзәләнең хореография коллективы халыкара фестивальдә бүләкләнде Санкт-Петербургта балалар һәм яшүсмерләр иҗатының “Илһам” Халыкара фестиваль-конкурсы узды.

(Минзәлә, 17 май, "Татар-информ", "Минзәлә", Флүрә Мусина). Санкт-Петербургта балалар һәм яшүсмерләр иҗатының “Илһам” Халыкара фестиваль-конкурсында Роза Биктаһирова җитәкчелегендәге “Уен” хореография коллективы да катнашты. Алар төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Халык биюе” номинациясендә “Уен” хореография ансамбле 1 дәрәҗә лауреат дипломы, “Иң яхшы костюм” номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Шулай ук фестивальдә сәнгать мәктәбе йортының 2 сыйныф укучысы Айнар Хәлиуллин (укытучысы Альберт Латыйпов) уен кораллары иҗаты номинациясендә (баянда) катнашты. Айнар 3 дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.

Яшь талантлар күпсанлы тамашачылар, бик җитди жюри каршында чыгыш ясадылар. Чыгышлардан буш вакытларында балалар илебезнең борынгы шәһәре Санкт-Петербург буйлап сәяхәттә йөрделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10