ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Зәйдә укучылар "тере музей" тамашасын тәкъдим итте

17 май 2019, 00:00 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәйдә укучылар 5"А" сыйныфы укучылары гимназистлар булып, каурый каләм белән язсалар, өлкән сыйныф укучылары гыйлемле катлам кешеләрен күзалларга мөмкинлек бирде.

(Зәй, 17 май, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәйдә агымдагы ел мәдәният елы буларак билгеләп үтелә. Аның кысаларында 4нче мәктәп укучылары "тере музей" чарасын киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүген шундый үзенчәлекле чараны "Энергетик" Мәдәният сараенда зәйлеләргә шәһәрнең 4нче мәктәбе оештырды. Алар бөек рус шагыйре Александр Пушкин чорын "тере музей" рәвешендә гәүдәләндерде.

5 "А" сыйныфы укучылары гимназистлар булып, каурый каләм белән язсалар, өлкән сыйныф укучылары гыйлемле катлам кешеләрен күзалларга мөмкинлек бирде.

"Тере музей"ны күпләр зур кызыксыну белән карады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10