ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә яшәүче, бал кортлары чаккан өчен, 100 мең сум акча таләп иткән

17 май 2019, 03:00 , Фото: pixabay.com/СС0

Әлмәттә яшәүче, бал кортлары чаккан өчен, 100 мең сум акча таләп иткән Умарталык хуҗасын ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартканнар.

(Әлмәт, 17 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Шәһәр судына Әлмәт районы Нолинка авылында яшәүче мөрәҗәгать итеп, күршесеннән бал кортлары чаккан өчен рухи зыян түләүне таләп иткән.

Ачыкланганча, аның күршесе бал кортларын тоту һәм үрчетү белән шөгыльләнә икән. Ләкин аның умарталары зыян күргән күршесенең йортына якын урнашкан.

Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, умарталарны күршеләр белән ике араны бүлеп торучы коймага өч метрдан да якынрак урнаштырырга ярамый. Әгәр дә моннан якынрак куясы килә икән, койманың тоташ һәм ике метр биеклектә булуы мәҗбүри.

Ике ел дәвамында күршесенең бал кортлары гариза бирүченең гаилә әгъзаларына күп тапкырлар һөҗүм итә. Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме өчен хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Ул күршесенннән 100 000 сум күләмендә рухи зыян өчен компенсация алырга теләгән. Ләкин суд әлеге сумманы 15 000 сумга кадәр киметкән.

Моннан тыш, умарталык хуҗасын бал кортлары асрау буенча ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартканнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10