ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән автоинспекторының әнисе Казанда иҗат смотрында беренче урын алган

16 май 2019, 23:00 , Фото: Рәмис Шәкүров

Чирмешән автоинспекторының әнисе Казанда иҗат смотрында беренче урын алган Җиңүчегә 5 мең сум акча биргәннәр.

(Чирмешән, 16 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районы Кара Чишмә авылыннан Гөлнур Шәкүрова ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре арасында үткәрелгән республикакүләм иҗат смотрында катнашып, “Хореография” номнациясендә беренче урын яулап кайткан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйгедә район ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүровның әнисе Гөлнур Минаҗетдин кызын биючеләр арасында җиңүе өчен 5 мең сум күләмендә акчалата бүләкләгәннәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10