ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Самара өлкәсендә “Туган як” оешмасы эшли башлады

16 май 2019, 21:53

"Туган як" оешмасы зиратлар исемлеген төзү, чишмәләрне барлау чаралары оештырган.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Самара өлкәсендә “Туган як” оешмасы эшли башлады. Оешманың президенты итеп эшмәкәр Раилә Сафина, директоры итеп эшмәкәр Рөстәм Хисмәтов сайланган. Бу турыда “Самара татарлары” сайты хәбәр итә.

"Туган як" оешмасы зиратлар исемлеген, чишмәләрне барлау, “Ак калфак” оешмасын ачу, ике оешма бергәлегендә милли ризыклар пешерү, милли киемнәр тегү чаралары уздырган.

“Яңа оешма алдында төбәкнең тарихын, табигатен өйрәнү, каберлекләрнең исемнәрен барлау, мәчетләр белән берлектә динебезне саклау, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, һөнәрләрен, киемнәрен, тормыш-көнкүрешен барлау һ.б. бурычлары тора.

Шулай ук Бөтенрәсәй Сабантуй бәйрәмен истә калырлык итеп үткәрү, икенче елга Камышлы авылының 440 еллыгын бәйрәм итү планлаштырылган”, - дигән оешманың директоры Раилә Сафина.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10