ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов Истанбул провинциясе губернаторын Татарстанга чакырды

16 май 2019, 20:22 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Истанбул провинциясе губернаторын Татарстанга чакырды Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасында Татарстан Президенты татар халкы тарихына багышланган фәнни әдәбият һәм архив документлары белән танышты.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре кысаларында Истанбул провинциясе губернаторы һәм мэр вазифаларын башкаручы Али Йерликая белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Али Йерликаяны Татарстанга җавап визиты белән килергә чакырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без Төркия партнерларыбыз, шул исәптән Истанбул белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Мөнәсәбәтләр үсешенә безнең шәһәрләр арасында турыдан-туры һава юллары да ярдәм итә. Бүген безнең сәүдә-икътисади элемтәләрне киңәйтү, гуманитар хезмәттәшлекне ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган», - диде Татарстан Президенты.

Рабочий визит Президента РТ Р.Н.Минниханова в Турецкую Республику

Губернатор ассызыклаганча, бүген үзара файдалы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен Татарстан һәм Төркия потенциалын тулысынча файдаланырга кирәк.

Очрашудан соң Рөстәм Миңнеханов шулай ук Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Тарих, сәнгать һәм мәдәният фәнни-тикшеренү үзәгендә булды.

Рабочий визит Президента РТ Р.Н.Минниханова в Турецкую Республику

Үзәкнең генераль директоры доктор Халит Эрен Татарстан Президентына татар халкының тарихына багышланган архив фотографияләрен, фәнни әдәбиятны күрсәтте һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы архивларыннан иң кыйммәтле документлар һәм китаплар турында сөйләде.

Фәнни үзәк Татарстанның академик, мәдәни һәм мөселман оешмалары белән тыгыз элемтәдә тора.

Рабочий визит Президента РТ Р.Н.Минниханова в Турецкую Республику 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10