ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Бомба яуганда, мич эчендә яшеренә идек - "Ватаным Татарстан"

16 май 2019, 21:42

Фин татарлары милләттәшләре өчен борчыла, калырга үгетләп тә карый, кайтабыз, дип нык торгач, запас киемнәр, азык-төлек биреп озатып калалар.

(Казан, 16 май, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлинә Гыймадова). Исмәгыйль Габидуллинның майда эше күп. Көненә берничә җиргә очрашуларга чакырсалар да, 77 яшьлек бабай сукранмый, көрсенми генә машинасын иярләп юлга кузгала. Концлагерьда туган ветеранның балаларга әйтеп калдырасы сүзләре шактый.

– Адәм баласын өмет йөртә. Минем әти-әни дә бераз тормышны рәтләп булмасмы дигән өмет белән Арча районының Яңа Ашыт авылыннан вербовка белән Карелиягә агач кисәргә китә. Әле бит үзләре белән берсенә – бер, икенчесенә дүрт яшь булган сабыйларын да алалар. Ул вакытта СССР белән Финляндия арасында сугыш яңа гына тәмамланган һәм җиңүче ил Финляндиянең бер өлешен тартып алып, ул җирләрне Карелиягә кушкан була. Арчаларны әнә шул җирләрдә агач кисәргә алып киләләр. Хезмәте авыр булса да, тыныч тормышта эшләнер иде әле. Ә монда сугыш башлана.

Исмәгыйль абый бу хәлләрне әнисе Файзә апа сөйләгәннәр буенча гына белә. Ләкин шулай да әлеге хатирәләр аны шулкадәр җәрәхәтли, ул күз яшьләрен көчкә тыеп тора.

Бөек Ватан сугышы башлангач, урман кисүчеләр туган якларына кайтырга телиләр. Әмма башлыклары аларга ат бирүдән баш тарта. Исмәгыйль абыйның әтисе каяндыр көймә табып ала. Утырырга теләүчеләр күбрәк булгангамы, көймә суда каплана. Яшьләр урман буйлап сибелә, балалы әниләр яр буенда утырып кала.

– Йөри торгач, берничә гаилә яр буендагы фин мунчасына юлыга. Әни, тирә-юнь бомбага тотылганда шул мич эченә кереп кача идек, дип сөйли иде. Алагаем зур булгандыр инде ул. Ләкин озак яшеренә алмыйлар, әсирлеккә төшәләр һәм концлагерьга эләгәләр. Ирләр эшкә алюминий заводына җибәрелә, хатыннар – агач кисүгә. Шушы концлагерьда, 1942 елның августында мин дөньяга килгәнмен. Әни мине урлап алып кайткан бәрәңге кабыгыннан ясалган имезлек белән ач үлемнән йолып калган.

Яраткан бәндәсе юлына Ходай иманлы кешеләрне чыгара, ди Исмәгыйль абый. Һәм мәрхәмәтле бер фин татарын искә ала. Хикмәт шунда: лагерьда сакчыларның күбесе финнар була. Араларыннан берсе – татар егете Таһир Гомәр. Ул мәчеткә баргач, концлагерьда бик күп татарлар тотылуы, күкрәк балалы хатыннар, сабый­лар­ның җәфа чигүе турында сөйли. Нәтиҗәдә мәчет халкы мөселман тоткыннарга ярдәм итәргә кирәк дигән фикер белән тарала. Фин татарларының гозеренә хөкүмәт каршы килми. Лагерьдагы татар­лар­ның төгәл исемлеген алып ки­лергә кушалар. Та­һир Го­мәр әсирләргә азык-төлек, кием-салым илтүне дә оештыра. Ә аннары әсирлектәге милләттәш­лә­ребезне татар гаиләләренә тараталар. Габидуллиннар гаиләсен 1943 елны “Тавитти-3” лагереннан Сергач мишәре алып китә. Ул бу гаиләгә йорт салып чыгарга да булыша.

Без анда начар яшә­мә­гәнбез, ди Исмәгыйль абый. Әтиләре алюминий заводында эшләгән, әниләре хуҗалыкны алып барган. Бар да яхшы, тик менә җир­сү дигәннәре... Нәтиҗәдә бер төркем әсир туган якка кайтырга рөхсәт ала, ләкин Татарстанга түгел, Калинин өлкәсенә кайтаралар.

1945 елның башында элеккеге әсирләрне Фин­ляндиядән, җыйнап, Ленинградка алып китәләр. Фин татарлары милләттәшләре өчен борчыла, калырга үгетләп тә карый, кайтабыз, дип нык торгач, запас киемнәр, азык-төлек биреп озатып калалар.

Борчылу юкка булмый. Фильтрация үткәндә элекке әсирләр бер күлмәктән торып калалар. Гаилә башлыгы Зәкәрия абый армиягә алына, әниләре дүрт бала белән Калининга китә. Файзә апа мондагы коточкыч авыр шартлардан сыгылып төшми, качарга ният кыла. Үзе белән, кызганып, Спас районыннан булган ике баланы да алып, яр буенда бер атна посып ята. Пароход туктаган саен, үз­ләрен алуларын үтенә ана, тик капитаннар гына атлыгып тормый. Берсе генә, үзе өстенә зур җавап­лылык алып, качкыннарны утырта. Файзә апа шулай итеп Татарстанга кайтып егыла.

Монда күргән газапларны Исмәгыйль абый өстән-өстән генә әйтеп уза. Авырлык янәшәсендә җиңеллеге дә булды, ди ул, сүзен кыска тотып. Үз авылларында аларга, сез тоткында булгансыз дип, бик бәйлән­миләр. Фәкать 1966 елда – паспорт алмаштырганда гына низаг чыга.

– Сезне КГБга илтеп тапшырырга кирәк, – ди Фин­ляндиядә тууым турындагы язуны күргән хез­мәт­кәр. Мин бүлмәдән бүлмәгә, ярдәм итегез, гаебем юк бит, дип йөргәч, бер мәр­хәмәтлесе, шаулама, дип туктатты. Авылга кайтып, үз яшемдәге өч кешедән, мин – шушы авыл кешесе, дигән гариза яздырырга кушты. Шулай эшләп, Яңа Ашыт авылында туган дип күрсәтелгән совет паспорты алдым.

Исмәгыйль Габидул­лин­ның “машина профессоры” булуын да искәртик. Гәрчә югары белем алу мөм­кин­леге булмаса да, үзлектән күпне өйрәнгән кеше ул. Заманында рационализатор дип тә таныйлар үзен һәм зур күләмдә премия белән бү­ләк­лиләр. Ул вакытта иске комбайнны салам җыюга көйләп бирә Исмәгыйль абый. Аннан соңгы хез­мәт­ләре дә техника белән бәйле була.

Үзләрен әсирлектән коткарган Таһир Гомәр белән Исмәгыйль абыйга Казанда очрашу насыйп була. Ул чакта инде зур галим булган бу фин татары Габдулла Ту­кайның тууына 90 ел тулуга багышланган чараларда катнаша. Шушы килүендә Таһир Гомәр Файзә апа һәм тоткынлыкта булган тагын берничә гаилә белән очраша.

– 77 яшемә кадәр кайда гына булмадым. Без – сигез бала (алтыбыз исән-сау) дөнья буйлап таралганбыз, сеңлем. Беребез – Якутиядә, беребез Иркутскида яши, берничәбез – Татарстанда. Барысының да хәлләрен белешеп, яннарына барып йөрим. Ә менә туган җир­ләремә – Финляндиягә барырга әллә вакыт, әллә йөрәк җитми. Теләгем хыял булып калыр, мөгаен...

Исмәгыйль Габидул­лин­ның саубуллашканда әйт­кән әнә шул сүзләре күңелгә кереп калды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10