ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Фән һәм мәгариф

Шәймиев күптелле белем бирү комплекслары проекты буенча киңәшмә уздырды

16 май 2019, 20:00 , Фото: tatarstan.ru

Шәймиев күптелле белем бирү комплекслары проекты буенча киңәшмә уздырды
Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов күптелле белем бирү комплексларының эшләп бетерелгән концепциясен тәкъдим итте.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Татарстанда беренче күптелле белем бирү комплекслары проектын гамәлгә ашыру концепциясен эшләп бетерү һәм аның барышы буенча киңәшмә уздырды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фикер алышуда Казан, Чаллы, Арча, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама районнары мәгариф идарәләре башлыклары һәм җитәкчеләре, республиканың күптелле белем бирү комплекслары ачарга планлаштырылган урта мәктәпләре, лицей һәм гимназияләренең тәҗрибәле директорлары катнашты.

Совещание по реализации проекта по созданию полилингвальных образовательных комплексов

Киңәшмәне ачып, Минтимер Шәймиев әлеге проектның уңышсыз була алмавын әйтте. «Чөнки, беренчедән, бу мәктәпләр берничә телне белгән конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияли. Икенчедән, без бу проект аша киләчәктә дә мәгарифнең матди-техник базасын ныгытабыз. Гомумән алганда, старт өметләндерерлек», — диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов күптелле белем бирү комплексларының эшләп бетерелгән концепциясен тәкъдим итте. «Проектның максаты — рус, татар, инглиз телләрендә конкурентлы белем бирүне, яшь буынны милләтара татулык рухында тәрбияләүне тәэмин итүче заманча күптелле белем бирү комплекслары моделен булдыру», - диде ул.

Совещание по реализации проекта по созданию полилингвальных образовательных комплексов

Концепцияне эшләгәндә Татарстан һәм Россиянең күпмилләтле халкының гомумдәүләт, этномәдәни ихтыяҗлары, илнең һәм чит илләрнең иң яхшы белем бирү тәҗрибәләре, республикада милли мәгариф системасы эшчәнлеге тәҗрибәсе нигезендә Мәгарифне үстерүнең дөньякүләм тенденцияләре исәпкә алынды.

Комплексларның структурасы башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү мәгариф учреждениеләрен үз эченә ала һәм һәр мәктәптә 2400 балага исәпләнгән. Проектта кадрлар мәсьәләсенә аерым урын бирелде, диде Рафис Борһанов.

 ÃÂ¡ÃÂ¾ÃÂ²ÃÂµÃ‘‰Ð°Ð½Ð¸Ðµ по реализации проекта по созданию полилингвальных образовательных комплексов


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10