ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында яңа беренче урынбасар билгеләнде

16 май 2019, 18:27 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында яңа беренче урынбасар билгеләнде Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган Илгизәр Зарипов 8 елдан артык урман хуҗалыгы тармагында эшләгән.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары итеп 33 яшьлек Илгизәр Зариповны билгеләде. Тиешле карар Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

"Зарипов Илгизәр Наил улын 13 майдан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләргә”, - диелгән документ текстында.

Илгизәр Зарипов урман хуҗалыгы тармагында 8 елдан артык эшли. Элегрәк “Идел буе урманчылыгы”ДБУ Зөя участок урманчылыгындагы участок мастеры, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге буенча инженер булып эшләгән.

Аннары әйдәп баручы консультант, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы, Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе булып хезмәт куйган.

Соңгы елда Илгизәр Зарипов Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүче булып эшләгән.

Илгизәр Зарипов Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесенең Рәхмәт хаты, Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10