ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан Язучылар берлеге фронтовик язучыларны искә ала

16 май 2019, 17:54 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан Язучылар берлеге фронтовик язучыларны искә ала Кичәдә Фатих Кәрим кызы Ләйлә ханым, Нәби Дәүли кызы Гөлфия ханым, Нури Арслан кызы Зөбәрҗәт ханым, Афзал Шамов кызы Әлфия ханым һәм башкалар бар.

(Казан, 16 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге фронтовик язучыларны искә алу кичәсенең кадерле кунаклары итеп әлеге язучыларның кызларын чакырган. Хәзерге минутларда Язучылар берлегенең Тукай клубында әдәби кичә бара.

Кичә кунаклары арасында Фатих Кәрим кызы Ләйлә ханым, Нәби Дәүли кызы Гөлфия ханым, Нури Арслан кызы Зөбәрҗәт ханым, Афзал Шамов кызы Әлфия ханым һәм башкалар бар.

Кичә хатирәләр һәм музыкаль номерлар белән аралашып бара. Кунакларга музыкаль бүләк буларак Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һәм "Фантазия" хатын-кызлар джаз-оркестры чакырылган.

Кичәне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов алып бара.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10