ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

#ӘйдәТНВга2019 бәйгесе җиңүчеләре әниләренең хыялын тормышка ашыра

16 май 2019, 17:04 , Фото: Рамиль Гали

#ӘйдәТНВга2019 бәйгесе җиңүчеләре әниләренең хыялын тормышка ашыра Җиңүче кызлар интервью алганда кичергән тәэсирләре белән уртаклашты.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). #ӘйдәТНВга2019 бәйгесендә җиңгән кызларның әниләре дә журналист булырга, телевидениегә эләгергә хыялланган. Бу хакта алар “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Чаллыдан Лиана Бәхтиева әнисе Эльвира Бәхтиева кызының журналистика һөнәрен сайларга җыенуын хуплавын әйтте. “Журналист булу теләге үземдә көчле иде, ул тормышка ашмаган хыялым дип әйтергә була, хәзер аны балам тормышка ашыра. Бу конкурс турында ишеткәч, сез шунда барасызмы соң, сезгә шунда барырга кирәк бит” дип сораучылар күп булды. Бәйгедә катнашу теләге миндә дә, Лианада да көчле булды”, - диде.

“Дөресен генә әйткәндә, мин анда таныш-белешлек бардыр дип уйладым, шуңа икеләнеп кенә бирелгән заявка булды бу. Дөреслек бар икән дигән нәтиҗәгә килдем. Телевидение журналисты булса бик канәгать булачакбыз. Ул аның стихиясе дип әйтер идем. Кечкенәдән татар телен өйрәттем, әдәбиятны укырга өндәдем, төрле конкурсларда катнаштырдым”, - дип сөйләде Эльвира Бәхтиева.

Лиана быел Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясен тәмамлый. Лиана кечкенәдән сәхнәгә менгәне, башта бию, аннары театр мәктәбендә шөгыльләнгәнен әйтте. “Бәйгегә җитди әзерләндем. Әниемне төрле кешеләр итеп күз алдыма китердем, мин аңа сорау бирәм, ул миңа җавап кайтарды”, - диде.

“Интервью алыр өчен Эмиль Талипов, я Рәмис Латыйпов эләксен иде дип теләгән идем. Эмиль Талипов эләкмәс дип уйлап, аңа ул кадәр әзерлегем дә юк иде. Интервью “спонтанно” килеп чыккан дип әйтергә була. Рәмис Латыйпов – үзенчәлекле яза торган журналист, үз сүзен курыкмыйча әйтә, аның мәкаләләрен укысаң, нәрсәдер әйтәсе килә, мәкаләсе турында бик сөйләшәсе килә иде”, - дип сөйләде Лиана.

Арча кызы Талия Төхфәтуллинаның әнисе Әлфия ханым журналистика кызының холкына туры килгән һөнәр булуын әйтте. “Талия бер урында утыра торган кеше түгел, гел яңалыкка омтыла. Кайчандыр мин хыялланган, буй җитмәс ТНВ га эләгү минем өчен шатлык булды. Хисләрне сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Мин дә кечкенә чакта “телевидениедә эшли алсам иде” дип хыялландым, балачак хыялымны балам тормышка ашыра”, - диде.

Талия Арчаның Ежков исемендәге 1 нче мәктәбендә белем ала. Өч ел Арчадагы “Нур” балалар телестудиясенә йөргән. “Максатчан шөгыльләнделәр, бик күп конкурсларда катнаштылар. Без инде журналистикага өч ел киләбез. Җиңүләребез дә бар, шуңа күрә без инде җиңүебезгә ышандык та”, – диде Әлфия Төхфәтуллина.

Талия былтыр ук икенче елга бәйгедә һичшиксез катнашачакмын дип уйлап куйганын әйтте. “Былтыр дус кызым Алия катгнашты. Аның өчен җан аттым. Быел “бу бәйгене кайчан игълан итәрләр инде” дип көтеп тордым”, – диде.

“Интервьюны Миңназыйм Сәфәровтан алдым, башта аннан бик курыккан идем. Чөнки бу тәҗрибәле, аксакал журналист. Коридорга чыккач, “барысы да әйбәт булачак, тормышта үзеңне ничек тотасың, шулай тот” диде. Бу сүзләр мине тынычландырды. Сөйләшеп утырганда аннан җылы энергия килгән кебек булды, рәхәт нотада үтте барысы да”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Талия.

Әлмәт кызы Әдилә Закирова журналист Данил Сәфәровтан интервью алган. Ул туры киләсен төшендә күргән. “Бу үзе бер тарих. Данил Сәфәров белән сөйләшүем төшемә керде. Башта ук ул булсын дип теләдем, аңа аерым әзерләндем, аның сорауларын гел алдыма куйдым. Данил абый кызык кеше икән”, - диде.

“Иң ошаганы интервью алу булды. Мин алдан ук интервьюга билгеләнгән алты шәхеснең сурәтләрен чыгарып, элеп куйдым. Дусларыма да үз исемнәре белән түгел, шул шәхесләрнең исемнәре белән дәшәм”, – диде.

“Бәйгегә очраклы гына килеп эләктем дисәм дә була. Ничек булса шулай булыр дип, видеоны да, эссены да соңгы көнне генә җибәрдем. Җиңүемә бик шатланам. Минем татар теле укытучысы буласы килгән иде, журналистика да бик кызык. Миңа кешеләр турында мәгълүмат туплау, аралашу кызык”, - дип әйтте Әдилә Закирова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10