ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Анталия татарлары Камал театрының “Зәңгәр шәл” спектаклен Төркиягә чакыра

16 май 2019, 16:32 , Фото: Рушания Алтай

Анталия татарлары Камал театрының “Зәңгәр шәл” спектаклен Төркиягә чакыра Анталия татарлары Татарстан Президентына үтенечләрен белдергән хат тапшырдылар.

(Истанбул, 16 май, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Анталия татарлары Камал театрының “Зәңгәр шәл” спектаклен, А.Барыкинның “Су анасы” фильмын Төркиядә карау турында хыялланалар, Татарстанда басылган татар китапларын Анталиядә сатылуына өметләнәләр. Әлеге теләкләрен Анталиядә яшәүче татарлар хат итеп Татарстан Президентына юллаганнар.

Кичә хатны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Истанбул татарлары белән очрашуы вакытында Гөлназ Карамук тапшырды. Анталиядә яшәүче татарлар Гөлназ Карамукны хатны илтеп тапшыру өчен үз вәкилләре итеп сайлаганнар

Әлеге очрашуда катнаша алмауга үкенечен белдерүдән башланган хат Анталия татарларының иҗтимагый тормышын аңлату белән дәвам итә.

Хатта Төркиядә эшләп килүче бердәнбер шимбә көнге татар мәктәбенең эшчәнлеге аңлатыла. Анталия татарлары Татарстан Президентыннан “Туган тел” татар мәктәбен компьютер, проектор кебек техник җиһазлар, хрестоматик китаплар, уку әсбаплары белән тәэмин итүне сораганнар. Татар диаспорасының татар тарихына, мәдәниятенә, әдәбиятына кагылышлы татарча һәм русча китапларга ихтыяҗлары булуы әйтелгән.

Шулай ук Анталия китап кибетләрендә Татарстан китап нәшриятларының китаплары сатылуына ярдәм итүен үтенгәннәр. Бигрәк тә балалар әсәрләренә таләп күп булуын белдергәннәр. Быел җәй Анталиядә узачак халыкара Сабан туе бәйрәмендә Татарстан китап нәшрияты вәкилләренә китап күргәзмәсе оештыруга ярдәм итүен сораганнар.

Хатта Анталиядә даими гомер итүче ике меңнән артык татарның мәшһүр “Зәңгәр шәл” спектаклен Г.Камал исемендәге академия театры артистлары уйнавында Анталия сәхнәсеннән карау теләкләре белдерелгән.

Татар киносын Төркиядә популяштыру максатыннан режиссер А.Барыкинның “Су анасы” фильмын да Анталия кинотеатрларында күрсәтелүен оешыруда дәүләт ярдәме кирәклеге бәян ителгән. Боларның агымдагы елның Россия-Төркия багланышларында “Мәдәният һәм туризм елы” игълан ителү уңаеннан бик урынлы чаралар булачагына басым ясалган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10