ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татьяна Голикова Казанда WorldSkills-2019 оештыру комитеты утырышын уздырачак

16 май 2019, 17:46 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татьяна Голикова Казанда WorldSkills-2019 оештыру комитеты утырышын уздырачак Казан 20 майдан 24 майга кадәр һөнәри осталык буенча бөтенроссия чемпионатын кабул итәчәк.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Казанда WorldSkills илкүләм чемпионатында булачак һәм «Казан Экспо» да Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты оештыру комитеты утырышын уздырачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«20 майда Татарстанда WorldSkills илкүләм чемпионаты старт ала, ә 21 майда «Казан Экспо» да WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты оештыру комитеты утырышы узачак, аны без бу елның августында көтәбез. Оештыру комитеты утырышын Россия вице-премьеры Татьяна Голикова үткәрәчәк, утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак», – диде Лилия Галимова.

«Утырышта дөнья чемпионаты белән идарә итү системасы, Чемпионат мирасы концепциясе, волонтерлар эше, клиент төркемнәрен сервислар белән тәэмин итү программасы, куркынычсызлык мәсьәләләре һәм башкалар буенча фикер алышу планлаштырыла», - дип өстәде ул.

Оештыручылар мәгълүматларына караганда, WorldSkills илкүләм чемпионатына Казанга Россиянең 85 төбәгеннән 1,5 меңнән артык конкурсант киләчәк, шулай ук 23 ил дә тәкъдим ителәчәк.

Экспертлар исәпләп чыгарганча, чемпионат мәйданчыкларын 17 меңләп кеше килер дип көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10