ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Яңа гасыр” телеканалы татар гаиләсе тормышы турында сериал төшерә башлаячак

16 май 2019, 16:08 , Фото: Рамиль Гали

“Яңа гасыр” телеканалы татар гаиләсе тормышы турында сериал төшерә башлаячак Ситкомның беренче серияләре сентябрь аенда чыга башлар дип көтелә.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Яңа гасыр” телеканалы татар гаиләсе тормышы турында ситком, ягъни көнкүреш мәшәкатьләре тасвирланган комедияле сериал төшерә башлаячак. Бу хакта журналистларга “Яңа гасыр” телерадикомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов сөйләде.

“ТНВ” ачылгач, Бразилия ситкомнарын тәрҗемә итә башладык. Аларны карап, авылларда урамнар бушады. Татарча ситком яңа күренеш иде. Аннары бу халыкны туйдырды, безгә "җитте сезгә, Бразилия сериаллары туйдырды" дип хатлар яза башладылар. Аннары казах сериалларын сатып ала башладык. Ләкин алар да туйдыргач, “җитте, безгә үз кино продукциябезне бирегез” дия башадылар”, - диде Әминов.

“Ни кызганыч, безнең әлегә кино индустриясе бик үк үсеш алмаган. Безгә үз сериалларыбызны төшерү кирәк. Нәрсә килеп чыгасын карарбыз. Якын арада башлаячакбыз. Казандагы татар гаиләсе тормышы тасвирланачак. Ләкин башка милләт вәкилләре дә булырга мөмкин. Әйтик, рус килене, башка милләт туганнары, дуслар барлыкка килер...” – диде ул.

Ситкомның беренче серияләре сентябрьнең икенче яртысында күрсәтелә башлар дип планлаштырыла. Ситком төшерү өчен бер бина арендага алынган. Анда Зал, балалар бүлмәсе, кухнядан торган фатир төзеләчәк. “Сериалны төшерүдә күренекле язучылар, драматурглар катнашачак. Без ТР Язучылар берлеге белән тыгыз эшлибез”, - диде Илшат Әминов.

“Бу сериалларның иң зур проблемасы – моның белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнерлек белгечләр даирәсе тар. Татар телендә кызыклы итеп яза алучылар, продюсер, сценаристлар, техник хезмәткәрләр күп түгел”, - ди ул.

“Безнең төп бурыч – үзебезнең кино базасын, кино индустриясен барлыкка китерү”, - дип ассызыклады Илшат Әминов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10