ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Буа театр фестиваленең ябылу тантанасы Тәтештә булачак

16 май 2019, 16:12

Идел аръягы төбәгендә “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестивале бара.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Буа: диалог киңлегендә” III халыкара милли театрлар фестивале 19 май көнне Тәтештә ябылачак. Моны фестиваль директоры Раил Садриев кунакларның Тәтешне яратулары һәм Тәтеш администрациянең фестиваль ябылу тантанасын үз өстенә алуы белән аңлатты.

“Кунаклар Тәтешне бик ярата. Тәтешнең тарихилыгы, Идел буенда булуы, музейлары кызыклы. Безнең экскурсияләрнең күпчелеге анда уза. Тәтешнең балыклы аш-суы да кызыклы. Борынгы рецептлар буенча пешерелгән ризыклар белән сыйлыйлар”, - ди Раил Садриев.

Идел аръягы төбәгендә “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестивале бара. Спектакльләр Буадан тыш Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Югары Ослан, Тәтеш район үзәкләрендә күрсәтелә. Раил Садриев район администрацияләренең фестивальгә ярдәм итүләрен, коллективларны җылы кабул итүләрен әйтә.

  • Спектакльләрне чакырылган театр белгечләре карый, алар күрсәтелгән әсәр буенча артистлар һәм оештыручылар белән бергә фикер алышалар. Тәнкыйтьчеләр арасында Александр Вислов, Владислава Куприна, Татьяна Джурова, Олег Лоевский һәм Айсылу Сәгыйтова бар.
  • “Буа: диалог киңлегендә” халыкара милли театрлар фестиваленең директоры – Раил Садриев, программа директоры – театр белгече Нияз Игъламов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10