ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Кайбыч районы Федоровский авылында давыл мәктәп һәм котельный түбәсен алып аткан

16 май 2019, 15:18 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Кайбыч районы Федоровский авылында давыл мәктәп һәм котельный түбәсен алып аткан Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, мәктәптә укулар тукталмаган.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Кайбыч районы Федоровский авылында давыл мәктәп һәм котельный түбәсен алып аткан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кайбыч эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре урында көчле җилнең учреждение актлар залының 200 квадрат метр мәйданда түбәсен каерып атуын ачыклаган. Шулай ук 42 квадрат метр мәйданда котельный түбәсе дә зыян күргән», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән, мәктәптә укулар тукталмаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10