ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Җырчы Ильвина артистларны сүгү түгел, дәүләттән ярдәм булырга тиеш дип саный

16 май 2019, 16:26 , Фото: Султан Исхаков

Җырчы Ильвина артистларны сүгү түгел, дәүләттән ярдәм булырга тиеш дип саный “Үзгәреш җиле”ндәге кебек мөмкинлекләр бирсәләр, без дә башка милләт эстрадасыннан ким булмас идек, - ди җырчы.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татар эстрадасы җырчысы Ильвина, артистларны сүгү урынына, дәүләттән ярдәм булырга тиеш дип саный. Бу хактагы фикерен ул бүген “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә әйтте.

“Безне тере тавышка җырлый белмиләр дип сүгәләр. Президентыбыз да татар эстрадасы турында сүз йөрткән иде. Әмма без бернинди дә ярдәм күрмибез. Безне сүгәләр, әмма ярдәм юк”, - ди Ильвина.

Җырчы сүзләренчә, дәүләтнең артистларга ярдәм итү өчен мөмкинлеге бар.

“Үзгәреш җиле” дигән зур проект ясадылар. Безгә - Татарстанда яшәүче җырчыларга, шундый ук мөмкинлекләр бирсәләр, без дә башка милләт эстрадаларыннан ким булмас идек”, - дип фикерен белдерде Ильвина.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10