ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның ЮХИДИ идарәсе «зебра»да 11 яшьлек кызны бәрдергән машина йөртүчене эзли

16 май 2019, 12:10

Юл һәлакәте Юлиус Фучик урамындагы 115нче йорт каршында булган.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Казанның ЮХИДИ идарәсе «зебра»да 11 яшьлек кызны бәрдергән машина йөртүчене эзли. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кич белән Фучик урамындагы 115нче йорт каршында билгесез автомобиль көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә мәктәп укучысын бәрдергән. Машина йөртүче авария урыныннан качып киткән, ә кызның аягы җәрәхәтләнгән», - дип белдерделәр ЮХИДИ идарәсендә.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе әлеге юл һәлакәтен үз күзләре белән күрүчеләр булса (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10