ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Шаян ТВ"ның чит ил тамашачысы өчен аерым интернет-каналы булдырылачак

16 май 2019, 11:43 , Фото: Михаил Захаров/архив

Бу эшне ел азагына кадәр башкару ниятләнә.

(Казан, 16 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Шаян ТВ"ның чит ил тамашачысы өчен аерым интернет-каналы булдырылачак. Бу хакта бүген матбугат конферециясендә "Яңа гасыр" телерадикомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов әйтте.

Ул бүген "Шаян ТВ"ның Татарстаннан читтә онлайн режимда Интернетта күрсәтелмәү проблемасы булуын билгеләп узды. "Россиянең чикләреннән чыга башласак, бөтенләй икенче хокуклар кирәк. Шуңа күрә тагын бер "Шаян ТВ" каналын булдыру карарын куйдык, һәм без аны эшләячәкбез. Мөстәкыйль интернет-канал булдыру өчен хәзер контент туплана", - диде Илшат Әминов.

Аның сүзләренчә, чит ил татарлары өчен бу каналны ел азагына кадәр эшләү ниятләнә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10