ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

#ӘйдәТНВга2019 конкурсының җиңүчеләре билгеле

16 май 2019, 11:27 , Фото: Михаил Захаров/архив

#ӘйдәТНВга2019 конкурсының җиңүчеләре билгеле Җиңүчеләр КФУ да "Яңа милли медиа: мультимедияле журналистика" профиле буенча максатчан грант ияләре булды.

(Казан, 16 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Яңа гасыр" телеканалы үткәрә торган #ӘйдәТНВга2019 конкурсының җиңүчеләре билгеле. Бүген аларны "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә матбугат конференциясендә игълан иттеләр.

Телерадикомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов өч кеше җиңгәнен әйтте. Җиңүчеләр Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә яңа милли медиа юнәлешендә белем алу өчен максатчан грантка лаек булды. Жюри әгъзалары сайлаган җиңүчеләр түбәндәгеләр: Әлмәт кызы Әдилә Закирова, Арчадан Талия Төхфәтуллина, Чаллыдан Лиана Бәхтиева.

Илшат Әминов кызларга Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырырга кирәклеген искәртте. "Бу бәйге турында мәгълүматны тараткан өчен журналистларга рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук жюрига, Казан университетына рәхмәтемне җиткерәм", - диде.

Бу профессиональ тележурналист булырга теләүчеләр өчен икенче бәйге. Ул өч турда үткәрелгән. Беренче этапта конкурсантлар татар телендә инша тәкъдим иткән. Барлыгы 31 эш тапшырылган булган.

Әңгәмә нәтиҗәләре буенча кандидатлар икенче турга узган, монда алар үзләрен кадрда видеопрезентацияләргә тиеш булган. Беренче ике тур нәтиҗәләре буенча, алты кеше ярымфиналга узган, һәм 14 майда алар үзләрен интервью жанрында сынап карый. Жюри алдында билгеле шәхесләрдән интервью алган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10