ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие Истанбулда китап күргәзмәсен ачты

16 май 2019, 11:14 , Фото: dumrt.ru

Татарстан мөфтие Истанбулда китап күргәзмәсен ачты Күргәзмә ике мәйданчыкта – Солтанәхмәт мәйданында һәм Төркиянең иң зур мәчете - Чамлыҗада эшләячәк.

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Төркиягә эшлекле сәфәр кыла. Эш сәфәренең беренче көнендә мөселманнар башлыгын бай программа көтте.

Аерым алганда, Истанбулда хәзрәт катнашында “38. Türkiye Kitap ve Kültür Fuarı” китаплар күргәзмәсе ачылды. Рәсми тантанада мөфти Төркиянең дин эшләре буенча идарәсе рәисе Али Эрбаш чакыруы буенча башка мәртәбәле кунаклар белән бергә истәлекле тасманы кисте.

Күргәзмә ике мәйданчыкта – Солтанәхмәт мәйданында һәм Төркиянең иң зур мәчете - Чамлыҗада эшләячәк. Ул барлык килүчеләр өчен Рамазан ае дәвамында ачык булачак. Ике мәйданчыкта барлыгы 300дән артык нәшрият йорты китаплары тәкъдим ителә.

Алга таба Камил хәзрәт Татарстан делегациясе вәкилләре һәм Республика Президенты белән бергә Төркиядәге иң зур мәчеттә – Чамлыҗада булды. Мәчетне тантаналы ачу чарасы май башында узды, әмма нибары берничә көн эчендә ул илнең төп истәлекле урыннарының берсенә әверелде. Мәчет үз эченә берьюлы 63 мең кешене сыйдыра ала. Биредә намаз уку өчен биш эчке ишегалды, сәнгать галереясы, китапханә, конференц-зал һәм машиналар кую өчен парковка бар.

Биредә үк, Чамлыҗа мәчетендә мөфти берничә очрашу үткәрде. Беренче чиратта аны мәчетнең баш имамы Исхак Даныш кабул итте. 

Татарстан мөселманнары башлыгы белән очрашу өчен махсус Чамлыҗа мәчетенә Истанбул мәдрәсәсендә белем алучы Татарстан шәкертләре килде. ТР Диния нәзарәте рәисе алардан укулары, мөгаллимнәре турында сорашты, Татарстанда аеруча кирәкле һәм перспективалы теологик белгечлекләр турында сөйләде һәм аларга үгет-нәсихәтләрен бирде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10