ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан һәм Дагыстанда туган кешеләргә Кытайның Фуюань шәһәренә юл ябык

16 май 2019, 11:17

Төрле чыганаклардан күренгәнчә, әлеге тыю быелның гыйнварыннан яки апрель аеннан кертелгән.

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан һәм Дагыстанда туган Россия гражданнарына Кытайның Фуюань шәһәренә юл ябык. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Хабаровск кешесе хәбәр итте, әлеге мәгълүматны Кытайга сәфәр оештыручы турфирмалар раслады.

«Кытай Хөкүмәте әлеге уңайдан рәсми документлар тәкъдим итмәде. Алар шунда ук кисәтеп куя һәм кешеләрне шәһәргә кертми. Бу дини принципларга бәйледер дип уйлыйм, алар мөселман террорчылыгыннан бик курка», - дип белдерделәр Хабаровскиның «Сахэкспо» турагентлыгында.

Кытайның Казандагы Генераль консуллыгында әлеге хәлгә аңлатма бирмәделәр. РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиллегендә исә мондый проблема хакында бөтенләй белмиләр. ТР Туризм буенча дәүләт комитетында мәгълүмат агентлыгының соравын җавапсыз калдырдылар һәм Тышкы эшләр министрлыгына яки башка җиргә мөрәҗәгать итәргә куштылар.

Төрле чыганаклардан күренгәнчә, әлеге тыю быелның гыйнварыннан яки апрель аеннан кертелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10