ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казан Җәмигъ мәчетен проектлауда Төркиядәге дини комплекс тәҗрибәсе кулланылачак

16 май 2019, 10:26 , Фото: tatarstan.ru

Казан Җәмигъ мәчетен проектлауда Төркиядәге дини комплекс тәҗрибәсе кулланылачак ТР Президенты Истанбулда 63 мең кешене сыйдыра торган дөньядагы иң зур мәчеттә булды.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Казан Җәмигъ мәчетен проектлаганда Истанбулдагы Чамлыджа дини комплексын төзү тәҗрибәсе кулланылырга мөмкин. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Президент тәҗрибә үзләштерү максатыннан дөньядагы иң зур мәчет белән танышып чыгарга карар кылды. Әлеге тәҗрибә Казан Җәмигъ мәчетен төзегәндә файдалы булырга мөмкин», - диде Галимова. Ул искәртеп үткәнчә, биредә сүз архитектура алымнарын күчереп алу турында түгел, ә нәкъ менә мәчет төзү тәҗрибәсен куллану хакында бара.

Дөньядагы иң зур Чамлыджа дини комплексы 2019 елның 7 мартында ачылды. Ул берьюлы 63 мең кешене сыйдыра. Мәчеттә намаз укучылар өчен биш ишегалды, китапханә, конференцияләр залы һәм автомобиль парковкасы бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10