ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә аз тозлы икмәк чыгара башлаячаклар

16 май 2019, 10:04

Роспотребнадзор икмәк пешерү өчен яңа тәкъдимнәрне карый.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Тиздән Россиядә сатуда тоз микъдары түбән булган икмәк булырга мөмкин. Бу кулланучыларга балансланган рационны формалаштыруда ярдәм итү өчен эшләнәчәк. Бу турыда Федераль тикшеренү үзәгенең азык-төлек һәм биотехнологияләр буенча урынбасары Алексей Камбаров сөйләде, дип яза «Известия».

Фәнни-тикшеренү институтының икмәк пешерү сәнәгате һәм Федераль тикшеренү үзәгенең туклану һәм биотехнологияләр буенча яңа тәкъдимнәр проекты Роспотребнадзорда карала. Документ икмәк тозын 15 процентка киметергә тәкъдим итә.

"Икмәк - көн дәвамында тоз алына торган төп чыганакларыннан берсе. Камыр продукциясен көнгә уртача дүрт тапкыр кулланалар, шуңа күрә анда тоз күләмен киметү мөһим", — диде Алексей Камбаров.

Хәзерге вакытта 100 грамм батонда 1,1 грамм тоз бар — яңа икмәктә бу күрсәткеч 0,9 грамм тәшкил итәчәк. Экспертлар сүзләренә караганда, бу икмәк тәмендә дә, җитештерү процессында да чагылыш тапмаячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10