ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Төркия сәүдә министры белән очрашачак, Дәүләт архивына барачак

16 май 2019, 09:26 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Төркия сәүдә министры белән очрашачак, Дәүләт архивына барачак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Төркиядә.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең бизнес һәм дәүләт хакимияте вәкилләре белән берничә очрашу планлаштыра. Шулай ук Төркия Президенты Администрациясе каршындагы Дәүләт архивына барырга ниятли. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Президенты Төркия компанияләре җитәкчеләре, шулай ук Төркия Республикасы сәүдә министры Рухсар Пекджан белән очрашачак. Аннары Рөстәм Миңнеханов "Татарстан — Төркия" эшлекле форумында катнашырга, Истанбул провинциясе губернаторы, Истанбул мэры вазифаларын башкаручы Али Йерликая белән очрашырга планлаштыра.

Шулай ук республика җитәкчесе Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Дәүләт архивына һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИРСИКА) каршындагы Тарих, сәнгать һәм мәдәният фәнни-тикшеренү үзәгенә киләчәк.

Татарстан Президенты 15 майда Төркиягә ике көнлек эш визиты белән килде. Чәршәмбе көнне Рөстәм Миңнеханов Бурса провинциясе Сәүдә-сәнәгать палатасында булды, анда губернатор Якуб Джанболат белән очрашты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Бурса оешкан сәнәгать зонасы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы предприятиеләр белән танышты. Алар арасында югары технологияле станоклар җитештерү буенча «Дурматлар макина» заводы, автомобильләр өчен кузов детальләрен чыгару буенча «Сарыгезоглу» заводы һәм полиэстер җепләре җитештерү буенча «Кортекс» заводы бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10