ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татар әдәбиятын иң актив укучы районнар билгеле булды

16 май 2019, 09:51 , Фото: Салават Камалетдинов

Татар әдәбиятын иң актив укучы районнар билгеле булды "Әдәби марафон" проекты нәтиҗәләре буенча, алар - Биек Тау, Саба районнары һәм Казан шәһәре булып чыкты.

(Казан, 16 май, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Җиденче "Әдәби марафон" проекты нәтиҗәләре буенча, татар әдәбиятын иң актив укучы районнар билгеле булды. Бәйгенең ябылу тантанасы "Уникс" концертлар залында узды.

Чараны марафон авторы, "Белем.ру" IT-компаниясе җитәкчесе Раил Гатауллин "Татар кызы 2017" җиңүчесе Гөлназ Гатина белән бергә алып барды. Аның сүзләренчә, Татарстанның иң актив укучылары  - Биек Тау, Саба районнары һәм Казан шәһәре булып чыкты.

"Иң күп катнашучылар Биек Тау районыннан иде: 136 кеше. Без аларга беренче урын бирдек. Икенче урынны Саба районыннан килгән 111 катнашучы алды. Өченче урында Казан тора. Аннан 104 кеше марафонда катнашты", - диде Раил Гатауллин.

"Әдәби марафон" проекты һәр квартал саен уздырыла. Катнашучылар 21 көн эчендә татар китапларын укып, яраткан өзекләрен социаль челтәрләргә урнаштырып бардылар. Раил Гатауллин сүзләренчә, проектның төп максаты - кешедә татарча китап уку гадәтен формалаштыру.

Быел марафонда барлыгы 1370 кеше катнашты. Узган марафон белән чагыштырганда, бу юлы катнашучылар саны 3 тапкыр артты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10