ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә букмекер контораларына карата таләпләрне катгыйландырачаклар

16 май 2019, 08:43

Закон проекты букмекер эшчәнлегендә уен автоматлары белән уеннар оештыруга юл куймаска тиеш.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Азартлы уеннарны оештыру һәм уздыруга карата таләпләр катгыйландырылачак, тиешле закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Документ букмекер конторасында яки тотализаторда ставкалар ясарга рөхсәт ителгән чаралар исемлеген билгели. Рөхсәт ителгәннәр исемлегенә спорт ярышлары, ипподромнарда ат сынаулары, туры эфирда трансляцияләнә торган тамаша һәм күңел ачу чаралары, тавыш бирү нәтиҗәләре, сайлаулар нәтиҗәләре, референдумнар кертелгән.

Азартлы уеннары оештыручы үзе теләгән чараны сайлый ала. Закон проекты букмекер эшчәнлегендә уен автоматлары белән уеннар оештыруга юл куймаска тиеш.

Букмекер конторалары шулай ук йомышларны үтәү буенча гамәлдәге банк гарантиясен килүчеләр күрә торган урнаштырырга тиеш булачак. Аны биргән банк РФ Финанслар министрлыгы сайтында урнаштырылган банклар исемлегенә кертелергә тиеш 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10