ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Буа театр фестивале дини кануннар чикләрендә куелган Иран спектаклен күрсәтте

16 май 2019, 08:22 , Фото: Рамиль Гали

Буа театр фестивале дини кануннар чикләрендә куелган Иран спектаклен күрсәтте Татарстанның Идел аръягы районнарында “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестивале бара.

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иран театры мәхәббәт өчпочмагына корылган спектакльне ир-ат һәм хатын-кызларны бер-берсенә кагылдырмыйча гына куелу мөмкинлеген күрсәтте. “Буа: диалог киңлегендә” халыкара театр фестивале кысаларында фарсы телендә Иран театры спектакле күрсәтелде.

Тегеран шәһәреннән килгән Forough theater group иран театры фестивальгә Әкбәр Садыгиның “Аллаһ кешегә ике йөрәк бирмәгән” спектаклен алып килгән. Әсәр ир-атның хыянәтен яшерергә тырышуы, хатыны һәм сөяркәсе арасында бәргәләнүе турында. Финалда әлеге ике ханым очраша...

Ислам республикасы театрында хатын-кызлар сәхнәгә дини кануннарга туры килгән киемнәрдән, башларына яулык ябып чыгалар. Ир-ат белән хатын-кыз бер-берсенә кагылмый. Әлеге чикләүләр спектакльнең тәэсирен киметми. Артистлар Иранда спектакльләрнең дини кануннарга хөрмәт белән күрсәтелеп куелуын искәртәләр.

Спектакль җанлы музыка белән бара. Сәхнә читендә ике музыкант милли уен коралларында музыкаль бизәлешне тәэмин итә.

Forough theater group театры - Иранда яшәүче төрки халыкларының театры. Иранда төрки халыклардан азәрбәйҗаннар күпләп яши.

Буа халкы Иран спектаклен тулы зал белән карады. Соңыннан тамашачы артистлар белән аралашу мөмкинлеген тапты. Артистларның төрки телдә сөйләшүе татарча белүчеләргә аралашу мөмкинлеге тудырды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10