ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Буада һәм Идел аръягы районнарында театр фестивале бара

16 май 2019, 07:46 , Фото: Рамиль Гали

Буада һәм Идел аръягы районнарында театр фестивале бара Спектакльләр Буаның ике сәхнәсеннән тыш, Тәтеш, Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы районнарында да күрсәтелә.

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буада бер көндә дүртәр спектакль карарга мөмкин. Татарстанның Идел аръягы районнарында “Буа: диалог киңлегендә” халыкара милли театрлар фестивале бара.

Кичә Буада фарсы телендә Иран театры, башкорт телендә Уфаның Гафури театры, саха телендә Якутиянең яшь тамашачы театры һәм Буа драма театры үзе спектакльләр күрсәтте.

Спектакльләр Буаның ике сәхнәсеннән – Буа дәүләт театрында һәм Район мәдәният йортыннан тыш, Тәтеш, Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы районнарында да күрсәтелә.

Спектакльләрне чакырылган театр белгечләре карый, алар күрсәтелгән әсәр буенча артистлар һәм оештыручылар белән бергә фикер алышалар. Тәнкыйтьчеләр арасында Александр Вислов, Владислава Куприна, Татьяна Джурова, Олег Лоевский һәм Айсылу Сәгыйтова бар.

“Буа: диалог киңлегендә” халыкара милли театрлар фестиваленең директоры – Раил Садриев, программа директоры – театр белгече – Нияз Игъламов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10