ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә экскурсиячеләр әзерләү программасы эшли башлый

16 май 2019, 02:00

Гариза бирүчеләрнең 18 яшьтән узган булуы шарт.

(Әлмәт, 16 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2019 елның 7 июненнән башлап 30 июньгә кадәр ял көннәрендә Әлмәт шәһәренә экскурсиячеләр әзерләү программасын эшләтеп җибәрә.

Проект "Татнефть" компаниясе инициативасы буенча стрит-арт тикшеренү институты белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Әгәр дә сезнең "Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасында катнашасыгыз һәм җәйгелеккә үзегезгә кызыклы эш табып, велоэкскурсовод буласыгыз килә икән, 29 май, 18.00 сәгатькә кадәр гариза тутырырга ашыгыгыз. Заявканың актив сылтамасын @almetpublicart проекты социаль челтәрләрендә табарга мөмкин.

Курсларны оештыручылар арадан 10 кешене сайлап алачак. Аларга уку вакытында стипендия түләнәчәк һәм соңыннан алар түләүле экскурсияләр уздырачаклар.

Гариза бирүчеләрнең 18 яшьтән узган булуы шарт. Нәтиҗә 3 июньдә 19.00 сәгатькә кадәр игълан ителәчәк.

Заявка тутырыр алдыннан паблик-арт программасы кысаларында үзегезнең яраткан эшегез турында сөйләп 1 минутлык видео төшерегез һәм аны #ГидПоСказкам #АльметВелоГид #cказкиозолотыхяблоках #almetpublicart хештеглары белән Instagram/YouTube каналларында урнаштырыгыз. Аңа сылтаманы гаризага кертергә кирәк булачак: http://bit.ly/2GI92ym.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10