ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗедә тимер юл оешмалары Кубогына хоккей ярышында җиңүчеләр ачыкланды

16 май 2019, 01:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗедә тимер юл оешмалары Кубогына хоккей ярышында җиңүчеләр ачыкланды Бу көнне “Спутник“ командасы тренеры Евгений Грошевка ГТОның алтын билгесе дә тапшырылды.

(Әгерҗе, 16 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗенең боз сараенда 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында хоккей ярышы уздырдылар. Рыш җиңүчеләре игълан ителде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышларны Локомотив депосының һәм Әгерҗе станциясенең бер гасырлык юбилейларына, Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап тимерьюлчыларның Ижау төбәгенең профсоюз оешмалары уздырды.

Беренче урынны Ижауның “Олимпик“ командасы яулады. Икенчедә – Әгерҗенең “Спутник“ уенчылары. Өченчедә – Каменное бистәсеннән “Мясной удар“ командасы. “Иң яхшы һөҗүмче“ һәм “Иң яхшы капкачы“ номинацияләрендә “Спутник“ командасы уенчылары Макар Сизов һәм Адил Шәймөхәммәтов бүләкләнде.

Бу көнне “Спутник“ командасы тренеры Евгений Грошевка ГТОның алтын билгесе дә тапшырылды.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10