ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада полигонда чыккан янгын мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

16 май 2019, 04:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камада полигонда чыккан янгын мәсьәләсе буенча фикер алыштылар Янгын сәбәпләре башкарма комитет каршында төзелгән махсус комиссия тарафыннан җентекләп өйрәнеләчәк.

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Бүген хакимият йортында Түбән Каманың Сарсаз-Бли авылы янындагы каты көнкүреш калдыклары полигонында чыккан янгын мәсьәләсе буенча матбугат конференциясе үтте. Янгыннан пыскып яткан урыннарның гомуми мәйданы 300 квадрат метр тәшкил итә, тәүлек дәвамында аны тулысынча сүндерергә планлаштырыла. Бу хакта журналистларга Айдар Сәйфетдинов хәбәр итте, диелгән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.

Полигонда чыккан янгын турында 12 май кичен билгеле булды, аның мәйданы 600 квадрат метр тәшкил итте. Мондый янгыннарны сүндерүнең төп ысулы - туфрак белән каплау. Хәзер полигонда 15 берәмлек махсус техника: бульдозерлар, экскаваторлар, төягечләр, үзбушаткычлар эшли. Сүндерү эше тәүлек буена башкарыла.

"Сарсаз-Бли янындагы каты көнкүреш калдыклары полигоны 21 гектарлы коймалап алынган мәйданны тәшкил итә. Ул дәвамлы төстә туфрак белән капланыла. Бу технологияне бозу янгынга сәбәпче булган", -дип билгеләп үтте сөйләшүдә Россия кулланучылар күзәтчелеге җирле идарәсе җитәкчесе Рөстәм Изиятуллин.

Янгын сәбәпләре башкарма комитет каршында төзелгән махсус комиссия тарафыннан җентекләп өйрәнеләчәк. Шуннан соң гаеплеләр җәзага тартылачак, дип белдерде Айдар Сәйфетдинов. Алга таба мондый хәлләргә юл куймау буенча барлык чаралар күреләчәк.

"Халыкка куркыныч янамый", - дип дәвам итте Айдар Сәйфетдинов. Аның сүзләренә караганда, вазгыять даими күзәтү астында. Барлык ведомстволар, шул исәптән табигатьне саклау оешмалары да, һәр ике сәгать саен соңгы мәгълүматлар алмаша.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10