ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кукмарада кукурузны 8 меңгә якын гектарда игү планлаштырыла

16 май 2019, 06:00 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмарада кукурузны 8 меңгә якын гектарда игү планлаштырыла Быел икенче икмәкне вахитлеләр йөз гектарда игәргә планлаштыралар.

(Кукмара, 16 май, "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Бүгенге көндә хуҗалыклар төп мәшәкатьләрнең берсе булган эшкә – кукуруз чәчүгә керештеләр. Быел районда әлеге культура сигез мең гектарга якын мәйданда игеләчәк икән. Аны чәчү технологиясендә әллә ни яңалыклар юк, тик шулай да кабатлау зыянга булмас, диде белгечләр Вахитов исемендәге хуҗалыкта үткәрелгән семинар барышында. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Вахитлеләр кырлар патшасы булган кукурузны "Вахитов" җәмгыяте белән бергә 2000 мең гектар җирдә игәргә планлаштыралар, шуның 600е - орлыкка, ә 1400 гектары силоска, диделәр. Бүгенге көндә кырда өч техника әлеге культураны чәчү белән шөгыльләнә икән.

- Башка елларны без бу вакытка чәчүне төгәлли идек инде. Быел соңгарак калынды. Туфрак озак өлгерә: яхшы гына күренгән басуларның уртасына кергәч, батып калуың бар, бик юеш, - диде Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов. – Әлбәттә, Нырты якларыннан бирелгән җирләр хисабына чәчүлек мәйданнар да артты.

Ике арада йөрергә туры килә, ул якынча 70-80 чакрымны тәшкил итә. Чәчү компаниясен тизләтү максатында, төнге смена да оештырырга туры килде. Киләчәктә бу проблемаларны төптән уйлап, техника белән тәэмин ителешне кайгыртырга һәм чәчүне вакытында башкарырга кирәк.

Быел да вахитлеләр машина-трактор паркын шактый баетканнар, соңгы дүрт айда егерме сигез миллион сумлык техника сатып алынды, диделәр. Бер сиптергеч кенә дә ун миллион сумга төшкән.

Семинарда катнашучылар бәрәңге игүче егетләрнең дә хәлләрен белделәр. Быел икенче икмәкне вахитлеләр йөз гектарда игәргә планлаштыралар. 

- Механизаторларга хезмәтләре өчен кызыксындыру чаралары да каралган. Биш көнлеккә нәтиҗә чыгарылып, беренче, икенче, өченче урыннар билгеләнә һәм аларга акчалата премия белән Мактау кәгазьләре тапшырыла, ә гаиләсенә рәхмәт хатлары җибәрәбез, - дип аңлатты хуҗалыкның баш икътисадчысы Марина Федорова. 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10