ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Актаныш укучылары инглиз телендә сөйләшүне камилләштерү өчен чит илгә җибәрелә

15 май 2019, 21:59 , Фото: Ләйсән Тимерова

Актаныш укучылары инглиз телендә сөйләшүне камилләштерү өчен чит илгә җибәрелә Актаныш гимназия-интернатында талантлы укучыларны хөрмәтләү тантанасы булды.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Җәйге каникуллар вакытында әлеге 15 укучы инглиз телендә сөйләшүне камилләштерү максатыннан чит илгә җибәреләчәк. Бу хакта җирле матбугат үзәге хәбәр итә.

Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты уку йорты исемен бөтен республикага, районга таныткан талантлы укучыларны хөрмәтләү тантанасы оештырды.

“Уңышка юл” алдынгыларны бүләкләү тантанасында уку йортының барлык укытучы-тәрбиячеләре, укучылар һәм аларның ата-аналары катнашты. 2018-2019 уку елына йомгак ясалды, алдагы уку-укыту эшчәнлегенә максатлар билгеләнде.

2018-2019 уку елы нәтиҗәләре буенча уку, олимпиада, конкурслар, тәрбиялелек критерийларын үз эченә алган рейтинг нәтиҗәләре буенча 5-6, 7-8, 9-11 сыйныфлардан 15 укучы хөрмәтләнде.

Иң югары балл җыйган 6 сыйныфтан Айнур Гыйлаев, 8 сыйныфтан Нәфисә Вәлиева, 10 сыйныфтан Эльвина Галләмовага Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов үзенең бүләген-велосипедлар тапшырды. Җәйге каникуллар вакытында әлеге 15 укучы инглиз телендә сөйләшүне камилләштерү максатыннан чит илгә җибәреләчәк.

  • Гимназиядә белем алучы 157 укучының 52 се республика олимпиадаларында җиңүче яки призер исеменә лаек булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10